Язгы чорда саклык чаралары: ветеринария белгече киңәшләре
Яз җитү белән хайваннар арасында йогышлы чирләр таралу куркынычы арта. Актаныш районы ветеринария участогы житәкчесе Фиргәт Абдрахманов халыкны уяу булырга чакыра.
Котыру чире бүген дә актуаль: аны еш кына төлкеләр тарата. Йорт хайваннары белән контакт аша инфекция этләргә, мәчеләргә, аннан кешегә дә күчәргә мөмкин.
Шуңа күрә:
• йорт хайваннарына вакытында вакцинация ясатырга
• малларны тикшерелгән хуҗалыклардан гына алырга
• яңа терлекләрне карантинда тотарга
• ит һәм сөтне тикшерелгәннән соң гына кулланырга
Корбан чорына әзерлек тә мөһим: терлекләр дегельминтизация һәм бруцеллезга тикшерү узарга тиеш.
Кош-корт асраучыларга да игътибар: күчмә кошлар белән кош гриппы керү куркынычы бар. Дезинфекцияне онытмагыз.
Саклык чараларын үтәү — үзегезне дә, терлекләрегезне дә саклау ул.