24/11/2024
Сезне бугенге матур бәйрәм — Әниләр көне белән тәбриклибез!

Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!

Хөрмәтле энилэр, әбиләр!
Сезне бугенге матур бәйрәм — Әниләр көне белән тәбриклибез! Сезне бүген генә тугел, һәркөнне кадерләп — яратып торсыннар, хөрмәт итсеннәр! Сезгэ саулык-сэлэмэтлек, кояштай озын гомер, кайгы-хәсрәтсез бәхетле матур тормыш телибез!