Сабантуй мөбарәк булсын!
Хөрмәтле Актаныш районы халкы һәм кунаклары!
Ветеринар берләшмәсе исеменнән сезне чын күңелдән милли бәйрәмебез — Сабантуй белән котлыйбыз!
Сабантуй — ул хезмәтне, дуслыкны һәм бердәмлекне олылау бәйрәме. Безнең өчен, кешеләргә һәм хайваннарга ярдәм итүчеләр өчен, бу бәйрәм аеруча кадерле. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар һәм иминлек телибез. Тормышыгызда һәрвакыт шатлык-куанычлар гына булсын, ә бәйрәм рухы күңелләрегездә озак саклансын!
Бәйрәм белән!
06/06/2026
Милли бәйрәмебез — Сабантуй белән!