
Республикада бруцеллёз чире чыкты. Корбан бәйрәме алдыннан терлек алганда сак булырга кирәк.
Әлеге чир Россиянең 27 төбәгендә дә чыкты. Шуңа Корбан бәйрәме алдыннан чит төбәкләрдән малларны кертмәскә дигән карар кабул ителде.
Мәгълүм булганча, Корбанга чалынасы мал сәламәт булырга тиеш. Шуңа без чалынасы малларны тикшерергә тиеш. Бруцеллёз бик куркыныч, йогышлы авыру. Ул малдан малга гына түгел, малдан кешегә дә йогарга мөмкин.
Сарыкларның каннарын алып, лабораториядә тикшертергә, терлек организмындагы суалчаннарны булдырмас өчен дегельминтизация үткәрергә тиешбез. Терлек канын алыр өчен безнең берләшмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Сарыкларны шәһәрләрдәге базарларда сатарга теләсәгез дә, документларын әзерләп, машиналарга дезинфекция үткәреп кенә алып бара аласыз. Сарыклар чиплаштырылган һәм Меркурий системасында теркәлгән булырга тиеш.
Сарыклар күп булса, Казаннан үзләре дә килеп ала алалар. Яшел Үзән районының Тукай хуҗалыгында бруцеллёз чире чыгып, бер миллиард сум зыян килгән. Шуңа ихатада мал тотканда барлык ветеринария таләпләрен дә үтәргә кирәк.
Читтән алган малны да бер ай карантинда тотканнан соң гына, башка терлекләр янына кушарга ярый. Тиздән көтү чыга башлый. Авыру малны көтүгә чыгарырга ярамый. Бу, лейкоз авыруына да кагыла.