Буген безнең оешмада эшлэуче хөрмәтле коллегабыз Кадыров Илнар Мирзаханиф улының олы бәйрәме — 50 яшьлек юбилее!!!
Сезне олуг бәйрәмегез — 50 яшьлек юбилеегыз белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз, дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларыгыз белән йөреп, балаларыгыз, туганнарыгыз белән бергә бәхетле гомер кичеруегезне телибез! Уй-теләкләрегез якты, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Киләчәктәдә авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мул һәм бәхетле тормышта яшәргә язсын!
Ел артыннан еллар ага
Гомерләр уза икән.
Яшь йөрәкле ирләргә дә
Иллеләр тула икән.
Иллеләрдә ир-егетнең
Иң жилле чагы була.
Йөрәге—яшь, күге — биек,
Кесәсе — калын була.
Шуңа күрә, эш —почетта,
Урыны — түрдә була.
Данлауларның иң зурысы
Ул туган көндә була.
Зур уңышлар телим Сезгә,
Хафалар йөрсен качып.
Сезнең янга керсен Бәхет
Ишекне тибеп ачып.
Чир-чорлар дөньяда сезнең
Барлыкны белмәсеннәр.
Кайгылар аяк астында
Буталып йөрмәсеннәр.
Бүген —бәйрәм. Күңелегез
Бәйрәмнән өзелмәсен.
Тән картая, жан картаймый-
Дәртегез сүрелмәсен.
Туган көннәр өстәп торсын
Тик бәхетле еллар.
Киләчәктә Сезне көтсен
Киң һәм якты юллар!
Иң изге теләкләр белән Актаныш дәүләт ветеринария берләшмәсе.
