29/04/2025
«Герои ветеринарной службы» акциясендэ бездә катнашабыз, һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм сугыш чорында мал табибы хезмәтен дәвам иткән ветврачлар турында язып утэбез.

«Герои ветеринарной службы» акциясендэ бездә катнашабыз, һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм сугыш чорында мал табибы хезмәтен дәвам иткән ветврачлар турында язып утэбез.
Шайхзянов Мөбарәк Шайхзян улы (1924-2005) — ветеринарный врач.
Ул 1924 елның 30 сентябрендә Актаныш районы Иске Сәфәр авылында туа. 1939 елда, 7 нче классны тәмамлагач, Минзәлә шәһәренең авыл хуҗалыгы техникумының зоотехник булегенэ укырга керә.
1943 елның 13 гыйнварында, укуын тәмамлап, 19 яшендә сугышка кереп китә. Беренче Прибалтика һәм Калинин фронт ларында артиллерия разведчигы була. 1944 елда «Дан» ордены белән булэклэнэ. Каты яраланып, Җиңуне госпитальдә каршылый. Сугыш инвалиды булып, 1945 елның сентябрь аенда туган авылына әйләнеп кайта. «Германиянең җиңгән өчен», куп санлы юбилей медальләр, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән булэклэнэ.
1948-1953 елларда Казан Ветеринария институтын тәмамлый. Озак еллар Тат. Суксы ветучастогын җитәкли. 1970 елда аны Актаныш Исполкомынын баш вет врачы итеп куялар. Пенсиягә киткәнче — 1982 елга кадәр Актаныш вет станциясендэ баш вет врач булып эшли. Тырыш хезмәте өчен В. И. Ленинның 100 еллыгына юбилей медале, «Социалистик ярышта Җиңуче» билгеләре, Мактау кәгазьләренә лаек була, «Хезмәт ветераны» исеме бирелә. 2005 елның 5 мартында, 80 яшендә вафат була.
Ул мәңгегә безнең кунеллэрдэ улмэс батырлыгы белән, безнең арада яши бирә.