07/03/2025
Буген коллегабыз Кадыйров Флун Миргазиян улының 60 яшьлек юбилее!

Буген безнен оешмада эшлэуче коллегабыз Кадыйров Флун Миргазиян улының 60 яшьлек юбилее! . Хөрмәтле Флун Миргазиян улы! Сезне бүгенге матур бәйрәм – 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез! Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай ныклы саләматлек, эшегездә күптән-күп уңышлар телибез. Бүгенгедәй сау, яшь, матур булып яшәгез!Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз! Сезгэ җаваплы эшегездә зур уңышлар насыйп булсын! Тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген — хормэтен күреп яшәгез.
Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!

Алтмыштамы алтмышта
Картаймыйлар ялгыш та.
Ут өертеп бу дөньяда
Яшәп була алтмышта

Бирешмәгез сагышка,
Рәхмәт әйтеп язмышка
Узу кирәк алтмыштан —
Җитү кирәк җитмешкә!

Йөз яшә син коллегабыз,
Сүрелмәсен җанда дәрт-дәрман!
Якыннарың сиңа шуны тели,
Дусларыңнан сиңа шул фәрман.

Иң изге теләкләр белән Актаныш дәүләт ветеринария берләшмәсе.