07/03/2024
Буген Иске Байсар авылында махсус хәрби операциядә һаләк булган райондашыбыз Хусаенов Рамил Рауфат улын соңгы юлга озаттык.

Буген Иске Байсар авылында махсус хәрби операциядә һаләк булган райондашыбыз Хусаенов Рамил Рауфат улын соңгы юлга озаттык.

Рамил Хөсәенов 1981 елның 22 августында Илеш районы Җәйләү авылында туган. Балачагы, үсмер чагы Иске Байсар авылында уза. Биредә мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә шәһәре авыл хуҗалыгы техникумында ветврач һөнәрен үзләштерә.
2002-2004 елларда армия сафларында хезмәт итә.
Соңгы елларда Актанышта төпләнеп, район ветеринария берләшмәсендә хезмәт куя иде.

2022 елның 29 сентябрендә, өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә дә шуннан китте ул.
2024 елның 22 февралендә каты яраланып һаләк була.

Рамилнең якыннарының, тормыш иптәшенең, балаларының авыр кайгысын уртаклашабыз һәм сабырлык телибез. Урының оҗмах турлэрендэ булсын, караңгы гурлэрең якты булсын. Тыныч йокла. Безнең күңелләрдә һәрвакыт шат йөзле, ярдәмчел, гадел, батыр ир-егет булып калачак ул.
Ветслужба коллективы.