07/04/2024
Буген безнен оешмада эшлэуче коллегабыз Вахитов Ильдус Рафит улынын 50 яшьлек юбилее!

Буген безнен оешмада эшлэуче коллегабыз Вахитов Ильдус Рафит улынын 50 яшьлек юбилее! . Хөрмәтле Ильдус Рафит улы! Сезне бүгенге матур бәйрәм – 50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез! Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай ныклы саләматлек, эшегездә күптән-күп уңышлар телибез. Бүгенгедәй сау, яшь, матур булып яшәгез!Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз! Сезгэ җаваплы эшегездә зур уңышлар насыйп булсын! Тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген — хормэтен күреп яшәгез.
Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!

Ел артыннан еллар ага
Гомерләр уза икән.
Яшь йөрәкле ирләргә дә
Иллеләр тула икән.

Иллеләрдә ир-егетнең
Иң жилле чагы була.
Йөрәге—яшь, күге — биек,
Кесәсе — калын була.

Шуңа күрә, эш —почетта,
Урыны — түрдә була.
Данлауларның иң зурысы
Ул туган көндә була.

Зур уңышлар насыйп булсын,
Хафалар йөрсен качып.
Сезнең янга керсен Бәхет
Ишекне тибеп ачып.

Чир-чорлар дөньяда сезнең
Барлыкны белмәсеннәр.
Кайгылар аяк астында
Буталып йөрмәсеннәр.

Бүген —бәйрәм. Күңелегез
Бәйрәмнән өзелмәсен.
Тән картая, жан картаймый-
Дәртегез сүрелмәсен.

Иң изге теләкләр белән Актаныш дәүләт ветеринария берләшмәсе.