5 октябрьдә безнең оешмада эшлэуче коллегабыз Шархемуллин Фарит Фанис улының 60 яшьлек юбилее! Хөрмәтле Фарит Фанис улы, Сезне бүгенге матур бәйрәм – 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез! Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай ныклы саләматлек, җаваплы эшегездә күптән-күп уңышлар телибез. Бүгенгедәй сау, яшь, матур булып яшәгез, һәрвакыт шулай киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз!
Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!
Алтмыштамы алтмышта
Картаймыйлар ялгыш та.
Ут өертеп бу дөньяда
Яшәп була алтмышта
Бирешмәгез сагышка,
Рәхмәт әйтеп язмышка
Узу кирәк алтмыштан —
Җитү кирәк җитмешкә!
Йөз яшә син коллегабыз,
Сүрелмәсен җанда дәрт-дәрман!
Якыннарың сиңа шуны тели,
Дусларыңнан сиңа шул фәрман.
Иң изге теләкләр белән Актаныш дәүләт ветеринария берләшмәсе.
